Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Багражда төзелеш эшләре гөрли

Югары Баграж авылында мәдәни мирас объекты буларак төзелүче чиркәү сокландыргыч булып калкып килә.

“Без халыкка борынгы чиркәүне кайтара алуыбызга шатбыз. Моның өчен районыбыз кураторы, мәдәни мирас объектлары өчен җаваплы Иван Гущинга рәхмәтлебез. Төзүчеләр барлык дини атрибутиканы күздә тотып, дин әһелләре биргән киңәшләрдән чыкмыйча эшлиләр. Алга таба чиркәүне тантаналы төстә ачуны июль азаклары, август башына булыр, дип уйлыйбыз”, - диде Разиф Галиевич.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев бу изге эшкә авыл халкының шатлыгы чиксез булуын белдерде.

“Төзелеш эшләре тәмамлануга, чиркәү тирәсен тәртипкә китерү, җыештыруны өмә оештырып күмәкләп башкарырбыз, дип торабыз. Көннән-көн сафка баса барган изге йорт инде авылга нур иңдерде”,- дип елмайды җирлек башлыгы.

Инде төзүчеләр белдерүенчә, эшләрнең 70 проценттан артыгы башкарылган, эшләр график нигезендә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев