Зәйлеләр йөзү буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге җиңүчеләре
Спорт

Зәйлеләр йөзү буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге җиңүчеләре

17-18 февральдә Кама Аланында Ватанны саклаучылар көненә багышланган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге узды.

Ярышларда “Старт” спорт-сәламәтләндерү үзәге укучылары катнашты. 100 м дистанциядә Руслана Минеева, Тимофей Чадаев – I, Алмаз Җамалетдинов – II, 200 м дистанциядә Айсылу Насыйрова III урыннарны яуладылар.

Фотолар спорт идарәсеннән

 


Нет комментариев