Зәйдә балалар һәм ата-аналар арасында футбол буенча яңа ел турниры
28 декабрьдә “Спорт энергиясе” футбол манежында 2016-2017 елгы балалар һәм аларның әти-әниләре арасында футбол буенча яңа ел турниры узды.
Турнир физик культура һәм спорт, шулай ук сайлап алынган спорт төре – футбол белән кызыксынуны саклап калу максатыннан уздырыла. Кырда беренчеләрдән булып балалар командалары очрашты. Балалар бер-берсе белән бик теләп көч сынаштылар. Аннары кырга ата-аналар чыкты. Әлбәттә, дуслык җиңде! Әти-әниләр балалары өчен һәрвакыт үрнәк булырга тиеш, шуңа күрә алар үз үрнәгендә спорт белән шөгыльләнергә, актив һәм күңелле яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев