Зәй каратистлары Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясаячак
Спорт

Зәй каратистлары Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясаячак

11 мартта Кама Аланында каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерлек кысаларында, Татарстан җыелма командасының уку-күнекмә җыеннары узды.

Зәй шәһәре командасын Алексей һәм Владимир Ревиннарда тәрбияләнүче 26 спортчы тәкъдим итте. Алар 25-26 мартта, Татарстан җыелма командасы составында Ульяновск шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә Зәй муниципаль районы исеменнән чыгыш ясаячак.

Фото спорт идарәсеннән.


Нет комментариев