Чаңгы ярышлары осталары Зәйдә тәрбияләнә
Спорт

Чаңгы ярышлары осталары Зәйдә тәрбияләнә

19 мартта Казанда яшүсмерләр арасында 48нче чаңгы узышлары марафоны үтте.

4 дистанциядә узган ярышларда төрле яшь категорияләрендәгеләр көч сынашты. Чаңгы узышлары марафонында Зәйдән Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбенә йөрүчеләр катнашты. 2005-2006 елгылардан 30 км. арага ярышта Вадим Бирюков 1нче урын алды. 2007-2008 елгылардан 20 км. дистанциядә Данил Нехаев 3нче булды. Бу яшь төркемендә 10 км. арага узышта Софья Козенкова шулай ук 3нче урын яулады.

Фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев