Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында юбилей кичәсе узды

31 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында Әминә Зарипова җитәкчелегендә «Мальвина» халык марионеткалар театрының 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Курчакларның искиткеч дөньясы» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

 Мәдәният йорты фойесында халык театры җитәкчесе куллары белән ясалган курчаклар күргәзмәсе оештырылды.

Бәйрәм Любовь Мөбарәкшина җитәкчелегендәге “Конфетти” хореография коллективының “Балачак циркы” клоуннары биюе белән ачылды. Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә төрле елларда театрда уйнаган артистлар һәм аларның әти-әниләре чакырылды, алар балачакның бәхетле мизгелләре өчен театр җитәкчесе адресына зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Аннары барлык тамашачылар өчен “Куркыныч Пых”спектакленең премьерасы булды. Спектакльдәге онытылмаслык якты образлар, искиткеч музыка һәм хореография бу кичнең бизәге булып торды. Театр артистлары истәлекле бүләкләр алды.

Исегезгә төшерәбез, 2003 елның гыйнварыннан марионеткалар курчак театры оеша. Театр өчен курчакларны Әминә Зарипова үзе тегә. 2013 елда “Мальвина” марионеткалар театрына - халык театры исеме бирелә. Театр ел саен яңартылган репертуар белән “Иделкәем” республика конкурсында катнаша һәм призлы урыннар ала. Коллектив сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күп кенә хәйрия чараларында даими катнаша. 2015 елда Әминә Зарипова сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча ”Курчак ярдәм итәчәк” проекты өчен грант ота.

- Театр эшчәнлегенең төп максаты курчак театры сәнгатен үстерү, балаларның курчак театры сәнгатенә ихтыяҗларын канәгатьләндерү, район һәм бистә халкының мәдәни ялын оештыру өчен уңай шартлар тудыру, - ди театр җитәкчесе Әминә Зарипова.

Юбилей кичәсендә котлаулар да булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина юбилей белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев