Бүген 16 февраль иртәсендә районда “Тоннель“ операциясе узды.
Операция барышында юл йөрү кагыйдәсен бозган 17 машина йөртүче ачыкланган. Аларның 7сенең иминият таныклыгы булмаган, 2се машина йөртү таныклыксыз, 1се төзек булмаган транспорт чарасы белән юлга чыккан, 5 йөртүче номеры укылышсыз машина белән идарә иткән. Ә берәү машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш алкоголь кулланып янә руль артына утырган. 2 машина махсус стоянкага ябылган.
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез!
Фото ЮХИДИ идарәсеннән
Нет комментариев