Март башында Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе коллективын яңа җитәкче белән таныштырдылар.
Ул Марат Мөхәммәтханов. Моңа кадәр Марат Фәимович биш ел дәвамында шәһәрнең 1 мәктәбен җитәкләде. Хәзер дә ул 1нче мәктәпкә яңа директор билгеләнгәнче әлеге белем йорты белән дә җитәкчелек итәчәк.
Марат Мөхәммәтханов югары педагогик белемгә ия, белем бирү өлкәсендә 15 елдан артык хезмәт стажы бар.
Быел татар гимназиясе бинасы тулысынча яңартылачак, тиздән биредә капиталь ремонт башлана.
Район җитәкчелеге атна саен күчмә киңәшмәләрдә биредәге төзекләндерү эшләре барышын күзәтеп торачак.
Фото район мәтбугат үзәгеннән.
Нет комментариев