Зәйнең «Россия эше» кадрлар үзәге 2026 елда халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә һөнәри осталыкның V Бөтенроссия конкурсында «2 нче дәрәҗәдәге иң яхшы клиент хезмәте» номинациясендә «Россиядә эш» иң яхшы кадрлар үзәге» категориясендә 2 нче урынны алды.
Һөнәри осталыкның V Бөтенроссия конкурсына Россия Федерациясенең 68 субъектыннан 258 клиент хезмәте катнашкан. Алар арасында Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге федераль этапта берьюлы өч номинациядә җиңүчеләр рәтенә керде. Ә безнең өчен иң куанычлысы өч җиңүченең берсе зәйлеләр булуы.
“Без бик шат, бу безнең хезмәтебезне, һәр клиентка игътибарлы мөнәсәбәтебезне һәм мәшгульлек хезмәте хезмәтләрен чын мәгънәсендә уңайлы һәм нәтиҗәле итәргә омтылуыбызны тану. Шулай ук клиентларыбызга да рәхмәт, нәкъ менә сезнең элемтәгез, ышаныч һәм эшкә урнашу юлында уртак адымнар безгә көн саен яхшырырга ярдәм итә ”, - ди кадрлар үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева.
Нет комментариев