Зәйдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Көн темасы

Зәйдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегендә тантаналы чара узды.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады, коллективка бердәм эшчәнлекләре, җинаятьләрне ачуда югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар һәм имин тормыш теләде. Хезмәткәрләрне эчке эшләр бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Эдуард Ефимов та тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде.  

Һөнәри бәйрәм көнендә — мактау һәм медальләр

Тантаналы чарада көндәлек хезмәтләрен югары дәрәҗәдә үтәүче фидакарь хезмәткәрләр бүләкләнде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлык өчен» медале полиция капитаны, полициянең өлкән участок уполномоченные Радик Фәрхетдиновка тапшырылды. II дәрәҗә медальгә полиция капитаны, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы Булат Мурзагов лаек булды.

III дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлык өчен» медальләре түбәндәге хезмәткәрләргә бирелде:

• полиция майоры, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлекчә башлыгы Владимир Колчерин;

• эчке эшләр майоры, штаб башлыгы Регина Шакирова;

• полиция майоры, сорау алу бүлекчәсе өлкән дознавателе Алинә Рәхимова;

• полиция капитаны, ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнарны үтәү инспекторы Юлия Камелина;

• полициянең өлкән лейтенанты, ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Сергей Платонов;

• полиция лейтенанты, ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Константин Цыганов.

А. Яруллина фотосы
А. Яруллина фотосы

Район башлыгы Рәхмәт хатлары

Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларына түбәндәге хезмәткәрләр лаек булды:

• Эчке эшләр капитаны, мәгълүмат технологияләре, элемтә һәм мәгълүматны яклау юнәлешләренең өлкән инженеры Айнур Кәлимуллин;

• Полициянең өлкән лейтенантлары: икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлекчәсе оперуполномоченные Камилә Шәвәлиева, җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Клавдия Сәлимгәрәева;

• Дежур частьның өлкән оператив дежурныйлары Анна Хисамова һәм Лариса Тарышкина;

• Патруль пост хезмәтенең өлкән оперативнигы Анастасия Сюлатова;

• Эчке хезмәт лейтенанты, тыл белән тәэмин итү төркеменең өлкән белгече Илдар Гыйльманов;

• Полициянең өлкән прапорщигы Валерий Кырмачев.

Аларның һәрберсе хезмәттәге фидакарьлеге, җаваплылыгы һәм югары профессиональлек күрсәткечләре өчен бу бүләккә лаек.

А. Яруллина фотосы
А. Яруллина фотосы

Ветераннарга аерым хөрмәт

Тантанада эчке эшләр бүлеге ветераннары да бүләкләнде. Күпьеллык казанышлары, кыйммәтле тәҗрибәсе һәм батырлыгы, фидакарьлеге һәм хезмәткә тугрылыклары өчен отсавкадагы полиция подполковнигы Олег Камалюков, отставкадагы милиция подполковнигы Дамир Искәндәров, отставкадагы полиция майорлары Гөлфия Бутакова, Николай Антонов, отставкадагы милиция старшинасы Азат Әхмәтшин шулай ук район башлыгы Рәхмәт хатларын алдылар. 

Бер төркем ветераннар – Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераннар советы Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Бүлекнең 12 хезмәткәренә район эчке эшләр бүлеге рәхмәте белдерелде. 

Котлаулар музыкаль номерлар белән үрелеп барды.


Нет комментариев