Бүген - 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Аларның хезмәтләре - катлаулы, авыр һәм үтә дә җаваплы. Ял да, бәйрәм дә юк. Бәйрәмнәр, районкүләм чаралар булдымы, полиция хезмәткәрләре тәртип сагында, чөнки бурычлары – район халкы иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү.
Эдуард Әхмәтъяров район эчке эшләр бүлегенә 2019 елда эшкә килә. Участок полициясе булып эшкә килгән Эдуард Валерьевич бүген полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы вазифасында капитан званиесендә хезмәт куя.
Инженердан - участок инспекторына
Ул балачактан полициядә эшләргә хыялланган, ләкин аның хыялы утыз яшендә генә тормышка ашкан.
- Балачакта мин участковый Анискин турындагы совет фильмын, гомумән, милиция белән бәйле киноларны бик яратып карый идем. Урау юллар белән булса да, балачак хыялым чынга ашты. Безнең эштә гадел, стресска чыдам, физик яктан нык булу кирәк. Җитди проблемаларны да, бик нечкә мәсьәләләрне дә, аеруча гаиләгә кагылышлы булганнарын уңай чишү өчен хокук сакчысы буларак тиешле белемең булу өстенә психолог та, тәрбияче дә булырга туры килә, - ди Эдуард Әхмәтъяров.
Ул Иске Зәй бистәсендә туып үскән. Казан федераль университетын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлаган егет Зәй тәгәрмәчләр заводында хезмәт куя. Аннан берара Казанда заводта эшләп ала. 2019 елда туган шәһәренә кайтып, балачак хыялын тормышка ашырырга карар кыла: район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша.
Халык ышанычы - төп нәтиҗә
Участок инспекторларының эше гаять катлаулы. Халык белән тыгыз элемтәдә булу гына түгел, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында тәртип булдыруда халык фикерен өйрәнүләр дә зур роль уйный. Эдуард Әхмәтъяров балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазифасын да башкара. Яшүсмерләрне кыек юлга кереп китүдән саклауда, вакытында кисәтү чаралары күрүдә аның роле зур. Бу уңайдан мәктәпләрдә укучылар белән бик еш очрашып, профилактика эшләре алып бара.
- Мин эшкә килгәндә, бүлектә 13 полиция участок уполномоченные эшли иде. Бүгенге көндә ике участок полициясе хезмәт куябыз. Участковыйлар саны элекке белән чагыштырганда нык кимесә дә, без башкара торган эшләр кимеми, киресенчә, замана белән барлыкка килгән яңалары да өстәлеп тора. Бу эшкә килергә теләүчеләр булса, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, - ди Эдуард Валерьевич.
Участок вәкилләренә иң күбе гаилә эчендә килеп чыккан низаглар белән очрашырга туры килә, урлашу очраклары да еш теркәлә. Алар үзләренә беркетелгән участокларда авыр җинаятьләрне булдырмау һәм аларны вакытында кисәтү өстендә дә эшли. Бигрәк тә исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларны күз уңыннан ычкындырмый. Бу бик мөһим. Чөнки күпчелек җинаятьләр эчкән хәлдә кылына.
Халык иминлеге сагында
Шулай ук халыкны мошенниклык очракларыннан кисәтү дә аларга йөкләнгән. Бу уңайдан өлкәннәр белән дә профилактика эшләре алып барыла.
Полиция капитаны үз хезмәтендә билгеләнгән бурычларны тиешенчә үтәргә, өч баласын тәрбияләргә, спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук бәйгеләрдә катнашырга да өлгерә. Өч ел рәттән Эдуард Валерьевич “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, үзен сынады. Дагестанда ярты ел җәмәгать тәртибен саклауда булып кайткан.
Зәйлеләр Эдуард Әхмәтъяровка ул аларның проблемасын һичшиксез хәл итәчәгенә ышанып мөрәҗәгать итә.
-Кеше сәбәпсез генә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итми, бездән ярдәм көтә. Шуңа күрә кеше ышанычын акларга, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, - ди ул.
Нет комментариев