60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!
Котлыйбыз!

60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!

Чыбыклы авылында яшәүче Дамир Самат улы Мөхәммәтҗановның бүген - 13 ноябрьдә 60 яшьлек юбилее. Кадерлебезне күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Әтиебез озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләде, җаваплы хезмәттә – агрофирмада склад мөдире вазифасын башкарды, хәзер лаеклы ялда. Ныклы туган нигезебезне карап, төзәтеп, бөтен итеп тота. Әниебез Җәмилә белән алар 34 ел тату гомер кичерәләр, хуҗалыкта күп итеп мал тоталар, без –  балаларын җитеш, мул тормышта яшәтү өчен һаман да тырышалар. Без кадерлеләребезгә бик рәхмәтле.

Кадерле әтиебез! Син киӊ күӊелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әти. Безнеӊ ныклы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз. Сиӊа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыӊныӊ куанычын, игелеген күреп, оныкларыӊа сөенеп, бәхетле гомер кичерүеӊне телибез.

Сиӊа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнеӊдә.

Үстердегез безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Рәхмәт, әти, меӊ-меӊ рәхмәт,

Бар нәрсәгә булдыӊ түземле.

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,

Ходай олыласын үзеӊне.

Изге теләкләр белән кызларыгыз Гөлнар, Миләүшә, улыгыз Илназ, киленегез Гөлсирин, киявегез Динар, оныкларыгыз Данияр, Азалия, Марат. Бу теләкләргә әниебез Җәмилә дә кушыла.


Нет комментариев