Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасында ата-аналар патруле, Дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Машина йөртүчегә хат» дигән мөһим акция узды.
Балалар машина йөртүчеләргә иң кыйммәтлесе — юлда балаларның куркынычсызлыгы турында искә төшерергә тырыштылар. Сабыйлар шәһәр урамнарына чыгып автомобиль йөртүчеләргә үз куллары белән язылган хатлар, файдалы буклетлар һәм ак шарлар тапшырдылар.
Ак шар-үзенә бертөрле символ: ул балалар тормышының никадәр нәзберек булуын, аны һәр секунд саен саклауның мөһимлеген искә төшерә.
Нет комментариев