Мирный бистәсендә балаларны кошларны кайгыртырга өйрәттеләр
Яңалыклар

Мирный бистәсендә балаларны кошларны кайгыртырга өйрәттеләр

12 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният сараенда “Песнәк көне” экологик акциясе узды.

5нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылар өчен учреждение хезмәткәрләре кошларга салкын кышны ничек үткәрергә ярдәм итү турында аңлату чарасы үткәрделәр.

Балалар безнең яктан кышларга калучы кошларга ярдәм итү турында сөйләштеләр. Салкыннар, карлы бураннар һәм азык җитмәү кошлар алдында зур сынаулар тудыра. Күпләре өчен ризык табу  чын тормыш өчен көрәшкә әйләнә. 

“Презентациядә кышын безнең якларда нинди кошларны очратырга мөмкин, аларны нәрсә белән ашатырга мөмкин, ә нәрсә белән катгый тыелган булуын балаларга аңлаттык һәм күрсәттек. Җимлекләрнең төрле төрләре, аларның өстенлекләре һәм кимчелекләре турында сөйләштек, шулай ук аларны ясау буенча киңәшләр бирелде. Бу экологик минут һәркемгә мөһим мәгълүматны аңлаешлы формада җиткерү максатыннан чыгып оештырылды”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

 


Нет комментариев