Зәйдә көзге чакырылышта тагын бер төркем егетләрне армиягә озаттылар
Яңалыклар

Зәйдә көзге чакырылышта тагын бер төркем егетләрне армиягә озаттылар

11 ноябрь иртәсе Зәйнең 15 егете хәтерендә гомерлек истәлек булып уелып калыр. Бу көнне аларны якыннары, дуслары хәрби хезмәткә хөрмәтләп озатты.

Иртәнге сәгать биштә үк хәрби комиссариат янында җанлылык иде. Кемдер газиз баласына үгет-нәсыйхәт бирә, кемдер дустын озата... 

Армия яшенә җиткән егетләре булган әти-әниләр өчен аеруча дулкынландыргыч көннәр бу. Кадерләп кенә үстергән сабыеңны, буй җиткән улыңны чит-ят җирләргә чыгарып җибәрүе, әлбәттә, җиңел түгел.

Әмма элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Булачак солдатларга район хәрби комиссары Динар Хәсәнов, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләп, төпле киңәшләрен бирде.

Егетләр әлегә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында җыелалар. Аларның барысының да исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез!


Нет комментариев