Зәйдә кышкы чорга техника әзерлеге тикшерелде
Көн темасы

Зәйдә кышкы чорга техника әзерлеге тикшерелде

10 ноябрьдә Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев җитәкчелегендәге комиссия “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы һәм “Благострой” ҖЧШендә юлларга хезмәт күрсәтүче техниканың кышка әзерлеге белән танышты.

Зәй автомобиль юллары идарәсе 416 километрдагы юлга хезмәт күрсәтә

Зәй муниципаль районы территориясендә юлларда иминлекне тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелә.   “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы   416 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Быелгы кышта район юлларын чистартачак махсус техникаларның барысы да сезонга әзер.  Юлларны карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар җитәрлек күләмдә әзерләнгән.   Зәй юлчылары ноябрьдән юлларны кышкы карап тоту сезонына күчте.

-Кыш – юл чистартучылар өчен  иң катлаулы чор. Һава торышы тиз үзгәрә, кар яву да, буран, бозлавык та, бер тәүлек эчендә температураның кискен төшүе дә булырга мөмкин. Муниципалитет юлларны кышкы чорда карап тотуга әзер. Шәһәрдә дә, район юлларын да кышын тәртиптә тоту өчен барлык әзерлек чаралары күрелде, - диде чыгышында Эмиль Эдуардович. 

Техникаларны караганнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе эшчеләр белән дә аралашып алды. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, алга таба да сынатмыйча эшләүләрен теләде. Тулаем алганда районда юл төзелеше чорында сыйфатлы итеп башкарылган эшләрне дә билгеләп үтте. 

автор фотосы, автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре
автор фотосы, автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре

«Благострой» шәһәр юлларын тиешле тәртиптә тота

Шулай ук бу көнне «Благострой» ҖЧШендә дә кышкы чорга Зәй шәһәренең юл-урамнарын карап тотуны тәэмин итү буенча әзерлек эшләре каралды. 

-Сезнең эшегез аерата җаваплы. Беренче чиратта бу шәһәр-районда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә иртән кешеләр эшкә, балалар мәктәпкә һәм бакчага чиста юллардан бара. Рәхмәт хезмәтегез, юлларны тәртиптә тотуыгыз өчен, - диде коллективка мөрәҗәгать итеп Эмиль Эдуардович. 

Ул чыгышында “Благострой” ширкәтенең шәһәр юлларын, парк, сквер, тротуарларны вакытында кардан чистартып,  карны үзвакытында чыгарып торуларын билгеләп үтте.

автор фотосы,
автор фотосы, "Благострой" оешмасы да кышкы чорга әзер

- Республика җитәкчелеге ярдәме белән техника паркы яңара. Бозлавыкны булдырмаучы материаллар җитәрлек күләмдә. Кыш карсыз булмый. Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә, шәһәр урамнарында махсус техникалар карны чистартканда юлларда машиналарын калдырмасыннар иде. Без кайсы көндә кайсы урамны кардан чистартачакбыз турында ВКонтакте төркемендә “Зәй информ” каналы аша мәгълүмат биреп барабыз. Техника юлда комачауламаганда, карны чистарту күпкә җиңелрәк.  Без кышкы чорда шәһәр хуҗалыгын карап тотуга тулысынча әзер, - диде “Благострой” ҖЧШ җитәкчесе Максим Сабанов.


Нет комментариев