Сабыйларга –  янгын куркынычсызлыгы турында
Яңалыклар

Сабыйларга – янгын куркынычсызлыгы турында

Бүген Зәйнең «Космос» кинотеатрда әһәмиятле һәм кызыклы чара булып узды.

"Кояшкай", "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик аңлату эшләре үткәрелде.

Белгечләр белән бергә балалар игътибарлы һәм сак булырга өйрәнделәр - ә тагын бик күп яңалыкларны мавыктыргыч формада үзләштерделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар алдында күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы һәм Зәйнең 88нче янгын куркынычсызлыгы оешмасында  профилактика эше буенча җаваплысы Лилия Писарева чыгыш ясады.

фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән
фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Әңгәмә барышында балалар төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар: янгын нәрсә ул, куркыныч хәлдә үзеңне ничек тотарга, янгын дуска, ә кайчан дошманга әйләнә һәм Яңа ел бәйрәмен ничек чын‑чынлап куркынычсыз итәргә, янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләштеләр.

Балаларга янгын сүндерүчеләр эше турындагы хикәя аеруча ошады.  Ә иң якты момент экипировка белән практик танышу булды — балалар зур кызыксыну белән янгын сүндерүченең кислород шлем‑маскасын һәм
саклагыч капюшонда дөрес суларга өйрәнделәр

Мондый очрашулар  балаларны үз-үзләрен сакларга өйрәтә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауны ассызыклый.


Нет комментариев