27 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Владикавказда «АЛТЫН МӘЙДАН -Алания-2026» халыкара милли мәдәниятләр инклюзив фестивале үтте.
Зәй бию коллективлары Владикавказда узган фестивальдә
Әлеге бәйгедә Зәйдән Наталья Яковлева җитәкчелегендәге «ЛЕГЕНДА», «МӘХӘББӘТ» хореография коллективлары һәм Җәмилә Хәбибуллина кул астында эшләүче «Сәйлән» хореография ансамбле катнашты.
“Владикавказ безне бик яхшы һава торышы, кояшлы матур көн белән каршы алды. Беренче көнне бөтен коллективыбыз белән экскурсиягә бардык. Сергей Бодровка багышлап эшләнгән Кармадон тарлавыгындагы мемориалда, Куртатин тарлавыгында булдык һәм башка истәлекле урыннарны карадык. Ә икенче көнне мәртәбәле жюри алдында чыгышларыбызны күрсәттек”, - ди Наталья Чеславовна.
Зәйнең бию коллективлары фестивальдә 13 хореографик композиция тәкъдим иткәннәр һәм алар барысы да лаеклы бәяләнгән. Сибгатуллиннар гаиләсе - әниләре Алинә һәм ике кызлары Самира һәм Ясминә сөлгеләр белән татар биюе номерын күрсәткәннәр. Азалия Вәсимова якут биюен, Җәмилә Хәбибуллина белән Наталья Яковлева керәшен биюен, Җәмилә ханым исә тагын башкорт композициясен башкарган. Сибгатуллина Ясминә белән Зыятдинова Айлин тамашачыларны үзбәк биюе белән сөендергәннәр. «Легенда» хореография коллективы жюри хөкеменә белорус композициясен, ә «Мәхәббәт» ансамбле дәртле чегән кызлары биюен тәкъдим иткән.
Төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләр
«АЛТЫН МӘЙДАН-Алания-2026» халыкара милли мәдәниятләр инклюзив фестивалендә катнашучыларны бүләкләү Фиагдон бистәсенең матур урынында узган. Коллективлар копилкасы беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат дипломнары белән тулыланган, ә коллектив җитәкчесе Төньяк Осетия-Алания Республикасы Мәдәният министрының, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының, Төньяк Осетия-Алания Республикасы Владикавказ шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясенең, Владикавказ шәһәре муниципаль берәмлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Легенда», «Мәхәббәт» һәм «Сәйлән» хореография коллективлары «Алтын мәйдан» фестивалендә якты номерлары белән генә түгел, ә хәрби госпитальдә чын-чынлап рухи концерт бирүләре белән дә истә калган.
“Тамаша залына хәрби хезмәткәрләр җыелган иде. Зәйнең бию коллективлары аларга төрле биюләре аша җылылык бүләк иттеләр. Һәм тамашачылар аларга кайнар алкышлар белән җавап бирделәр — бу алкышларда рәхмәт тә, тану да, авыр көннәрдә кирәкле рухи терәкне тою да бар иде. Концерт азагында шәхсән хәрбиләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдердем, ә биючеләребез барлык сугышчыларны милли ризык - чәк-чәк белән сыйладылар.
Бу сәфәр барыбыз өчен дә чын ачыш — туган ил матурлыгын һәм чын дуслык көчен ачу булды. Коллективларыбыз хәзер тагын да күбрәк республика һәм шәһәрләрне күрергә, аларның тарихына һәм мәдәниятенә чумарга, яңа конкурсларда һәм проектларда катнашырга телиләр. Ә иң мөһиме - алар яңадан бергә булырга: аралашырга, тәэсирләре белән уртаклашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм Россиянең башка почмакларыннан килгән коллективлар белән дус булырга телиләр”, - дип ассызыклый Наталья Яковлева.
«АЛТЫН МӘЙДАН-Алания-2026» халыкара милли мәдәниятләр инклюзив фестиваленнән тыш, «ЛЕГЕНДА» хореография коллективы «АРТХУРОН» халыкара этноконкурсында да катнашкан. Анда Спиридонова Мария һәм Сафронова Наталья дуэты һәм иң яшь катнашучы Плотникова Ксения биюе I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган, ә Әхмәтҗанова Азалия II дәрәҗә лауреат исемен алган.
Нет комментариев