Бүген – 14 ноябрьдә православие динендәгеләр бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне.
Халыкта бу көн шулай ук Кузьминка исемен ала.
Бу Изгеләр бик булдыклы врачлар булганнар. Алар Святый Тын куаты белән кешеләрне чирләреннән савыктырганнар, түләү алмаганнар.
Дамиан һәм Косьма III гасырда Римда яшәгәннәр. Малайларга 10 яшь тулмаган чакта, дәвалап булмый торган һәм билгесез авырудан әтиләре кинәт вафат була. Әниләре үзен тулысынча улларын тәрбияләүгә багышлый. Алар якыннарына ярдәм итәргә ант бирәләр һәм, үскәч, врач булып эшли башлыйлар. Дамиан белән Косьма Ходайдан дәвалау бүләге алалар һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да бушлай дәвалыйлар. "Түләү"дә алар авыруларны җиңгән Аллага ышануларын сорыйлар. Абыйлы-энеле пациентлардан беркайчан да акча гына түгел, бүләкләр дә алмаганнар.
14 ноябрьгә Көҗмә Демиян көненә халык сынамышлары
- Кузьминкада суык булганда, 21 ноябрьдә - Михайлов көнендә җылынуны көт.
- Агачларда калган яфраклар кырыс кыш вәгъдә итә.
- Көн җылы булса, бөтен кыш җыллы булачак.
- Көчле җил - тиз салкыннарга.
- Кар яву - язгы ташуга.
Александр Биканов фотосы
Нет комментариев