Зәйнең «Радость» үзәге яшь волонтерлары – кайгыртучан балалар
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәге яшь волонтерлары – кайгыртучан балалар

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яшь буында кайгыру һәм ярдәмгә килергә әзерлек тәрбияләү буенча системалы эш алып барыла.

«Радость» үзәгендә комплекслы хезмәтләрдән файдаланучы балалар үзләре  районның «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары сафына бастылар. Инде  бу эшчәнлек  үз нәтиҗәләрен бирә: яшь волонтерлар  төрле масштабтагы чараларда катнаша. Төп юнәлешләрнең берсе - бәйрәмнәргә һәм массакүләм чараларга инвалид балаларны озата йөрү. Балалар яшьтәшләренә үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә булышалар, аларга игътибар һәм дусларча аралашу күрсәтәләр.

Волонтерлар эшендә өлкән буын турында кайгырту аерым урын алып тора. Балалар даими рәвештә өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә баралар, ихтирам күрсәтәләр, төрле ярдәм оештыралар, өйдән чыга алмаучы өлкәннәргә концертлар әзерлиләр. Мондый визитлар, үз йортларының стеналары белән чикләнгән кешеләргә җитми торган тере аралашу бүләк итә.

фото: социаль үзәктән
фото: социаль үзәктән

Шунысы мөһим элек үзен кыюсыз гына тоткан балалар да хәзер «Беренчеләр хәрәкәте» сафларына кереп, актив эшчәнлек алып баралар. Хәзер алар үзләре кечеләргә үрнәк, сабыйларны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итәләр һәм ярдәм итүнең мөһим һәм мактаулы булуын күрсәтәләр.

Яшь волонтерлар бөтен җәмгыятьне борчыган проблемалардан да читтә калмыйлар: алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр — кышын кар көрәргә, җәен ишегалдында тәртип урнаштырырга һәм өйдә авыр эш башкарырга булышалар. Бу ярдәм ирләре хәзер фронтта булган гаиләләр өчен аеруча мөһим.

«Радость» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар белән эшләү яхшылыкның яше булмавын раслый. Яшь волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең һәм гаиләләрнең тормышын бизәп кенә калмыйлар, ә үзләре дә яхшырак, игелеклерәк һәм җаваплырак булалар. 

“Без балаларыбыз белән горурланабыз һәм аларның үрнәге күпләрне илһамландырыр дип ышанабыз. Чөнки үз тирәңдәге дөньяны һәркемнең көченнән килгәнчә яхшырак итүе бик мөһим”, - диләр социаль хезмәткәрләр.


Нет комментариев