Сәвәләйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча бик зур эш башкаралар.
1500 маскировка челтәре — ул 2024 елның февраленнән волонтерлар күрсәтә торган армый-талмый хезмәт нәтиҗәсе!
12 ноябрьдә авылның олы йөрәкле хатын-кызлары 1500нче маскировка челтәрен үреп бетереп, чираттагы челтәрне үрергә әзерләп тарттырып куйдылар. Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, әзер челтәрләргә күчтәнәчләр дә төрәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр, токмач та кисеп җибәрәләр.
Бу челтәрләрнең һәрберсе артында күпме тырыш җентекле хезмәт, яу кырында булган егетләребез өчен укылган догалар... Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Әлеге игелекле затларны бер – хәрбиләребезгә ярдәм итү, ничек тә аларның гомерләрен саклап калу максаты берләштерә. Һәм бу эшкә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын жәлләмиләр.
1500 челтәр үрү уңаеннан авыл мәдәният йортында волонтерларны чәй табыны ясап хөрмәтләделәр. Чара барышында маскировка челтәрләре үрүчеләрнең хезмәтенә багышланган видео күрсәтелде, матур җырлар яңгырады.
- Фотолар волонтерлардан.
Нет комментариев