11-13 ноябрьдә Казанда «Дин белеме һәм дөньяви фәннәр: традицион һәм яңа үзара бәйләнешләр» XXV Халыкара фәнни-дини конференциясе уза.
Зәйдән конференциядә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә 25 кешелек делегация катнаша.
Конференция Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең «Тынычлык союзында рух бердәмлеге» VI форумы кысаларында уза.
Чарада шулай ук дини мәктәпләр укытучылары, аспирантлары һәм студентлары, дин, мәдәният һәм фәлсәфә проблемаларын өйрәнү белән шөгыльләнүче дәүләт уку йортлары һәм фәнни үзәкләр вәкилләре, тарихчылар, музей белгечләре катнаша.
Конференция кысаларында дин гыйлеме һәм фәлсәфәгә, чиркәү, дәүләт һәм җәмгыятькә Ватан хакына хезмәт итүгә, социаль хезмәткә, Казан төбәгендә православие тарихына, сәнгать әйберләрен саклау эшендә чиркәү һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлегенә, динара диалогка һәм яшьләрне рухи мираска тартуга багышланган секцияләр уздырылды.
Бүген - 13 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта форумның пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Параллель рәвештә тематик секцияләр дә эшләде. Докладлар, күргәзмәләр һәм презентацияләр узды. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, анда Татарстанда православиенең хәзерге хәлен чагылдырдылар һәм үсеш перспективаларын билгеләделәр.
Шулай ук конференциядә катнашучылар Казан Богородица монастырендәге Изге Николай Чудотворецның Тула образы хөрмәтенә изге литургиядә булдылар.
Нет комментариев