5 ноябрьдә Түбән Камада 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР беренчелеге узды.
Анда 150 дән артык спортчы катнашты. Зәй районыннан анда тренерлар Илнар Хәйруллин һәм Рамил Салихов кул астында шөгыльләнүчеләр шәһәр данын яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнекеләр бер беренче, өч икенче, ике өченче урыннарны яуладылар.
Зәй көрәшчеләренең нәтиҗәләре:
- 45 кг га кадәр авырлык категориясендә 3 урында Хафизов Данил (тренеры Хәйруллин);
- 65 кг га кадәр авырлык категориясендә 2 урында Карпов Данил (тренер Хәйруллин);
- 71 кг га кадәр авырлык категориясендә 3 урында Якупов Адэль (тренер Хәйруллин);
- 43 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урында Әгъләмова Айза (тренер Салихов);
- 66 кг га кадәр авырлык категориясендә 2 урында Хөснуллина Алинә (тренер Салихов);
- 71 кг га кадәр авырлык категориясендә 2 урында Газизов Шамил (тренер Салихов).
Әлеге ярышлар Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булды.
Нет комментариев