3 майда Мирный бистәсе мәдәният йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Җиңү китергән май аен онытма” дигән рәсемнәр бәйгесе узды.
- Максатыбыз балаларга сәнгать чаралары аша патриотик тәрбия бирү, иҗади сәләтләрен үстерү, - ди оештыручылар.
Җиңү көне алдыннан, Бөек Ватан сугышында илебезне яклаган барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
-Безнең бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буыннар онытмасыннар. Мәдәният йортында эшләүче түгәрәкләргә йөрүчеләр атна дәвамында Җиңү көненә багышланган бәйгегә рәсемнәр ясадылар. Балалар моңа бик җаваплы карады, һәрберсе мөмкинлекләреннән килгәнчә тырышты, - ди марионеткалар театры җитәкчесе Әминә Зарипова.
Фотолар мәдәният йортыннан
Нет комментариев