15 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында “Өй гөлләре ” танып белү экологик сәгате узды.
Йортыгызның чын бакчага әйләнүен телисезме? Тик аларны карау-тәрбияләү хакында белмисезме?
Чарада катнашучыларга үсемлекләр үсү өчен җылылык һәм яктылык кирәклеге, аларны сугарырга, йомшартырга, яфракларын юарга кирәклеге хакында сөйләделәр.
Аннары балалар белән үсемлекләрне карау кагыйдәләре буенча практик дәрес үткәрделәр, анда алар бүлмә гөлләрен күчереп утырттылар.
-Чара үсеп килүче буынны тере табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә җәлеп итүгә һәм бүлмә үсемлекләре турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән, - ди мәдәният йорты директоры Мария Гәрәпшина.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев