Зәй районында җылылык челтәрләрен җылыту сезонына әзерләү буенча төп эшләр төгәлләнде
Районда “Татэнерго” АҖнең Зәй ГРЭСы филиалы һәм “Теплосервис" ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү өчен җаваплы.
Беренчеләрдән булып җылыкны социаль объектлар — балалар бакчалары, мәктәпләр, үзәк дәваханәдә бирә башлаячаклар. Күпфатирлы йортларны, тәүлеклек уртача температура +8 градустан түбән булганнан соң, биш көн дәвамында этаплап тоташтырачаклар.
Мөмкин булган җитешсезлекләрне оператив рәвештә бетерү өчен авария бригадалары оештырылган.
Халыкны шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә: мичләрне төзекләндергәннән соң гына ягарга, артык кыздырмаска һәм төзек электр җылыткычларын гына кулланырга чакыралар.
Янгын вакытында 101 яки 112 шалтыратыгыз. Диспетчерлык хезмәте: 3-52-77, 7-16-16.
Нет комментариев