Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Мирас” халык җыр һәм бию ансамбленең хисап концерты узды

Бүген Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге республика, илкүләм, халыкара бәйгеләр җиңүчесе булган «Мирас» һәм “Азаль” халык җыр һәм бию ансамбле “Энергетик” Мәдәният сараена үзенең тамашачыларын җыйды.

Коллектив Татарстан, Россия, якын һәм ерак чит илләр бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә күпсанлы җиңүләр яулый.

Бүгенге сәнгать бәйрәме яхшылык, изгелек һәм игелеккә дан җырлауга багышланды.

-Яхшылык тәрбияләү - ул әдәплелек, ярдәмчеллек, игелеклелек кебек матур хисләр тәрбияләү. Изге хисләрегезне, игелекле сүзләрегезне, игелекле гамәлләрегезне кызганмагыз. Ә яхшы сүз, дару кебек, кешенең йөрәгенә барып җитә, - ди ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина.

Концертта коллективның әле табадан гына төшкән җырлары белән беррәттән, күп бәйгеләрдә урыннар алган номерлары да күп булды.

“Мирас” халык җыр һәм бию ансамбле солисты Александра Шишмагаеваның саф татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан “Әдрән диңгез” җыры залда утыручы тамашачыларны өнсез калдырды. Күпмилләтле республикабыз һәм районыбыз халкына аерым бер бүлек багышланган. Монда “Мирас” һәм “Азаль”леләр керәшен, рус һәм башка милләт җырларын башкарды.

“Мирас” халык җыр һәм бию ансамбленең хисап концерты чын сәнгать бәйрәме булды.

Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X