Зәйнең “Минем ишегалды” язгы лагере китапханәгә экскурсия ясады
Яңалыклар

Зәйнең “Минем ишегалды” язгы лагере китапханәгә экскурсия ясады

Яз, март ае, каникуллар. Мәктәп укучылары үзләренең язгы каникулларында кая бара дип уйлыйсыз? Әлбәттә, китапханәгә!

28 мартта “Минем ишегалды” лагеренең язгы сменасында ял итүче балалар өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре "Балачактан сәламәтлекне саклыйбыз!" танып белү уен программасы үткәрде.

Балалар китапханәченең сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекләрен саклап калу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк дигән сорауларына җавап бирделәр. “Сәламәт капчык”, "Тизлек – көч” , “Телсез олимпиада” пантомимасында катнаштылар. Аркан тартышу, армрестлинг спорт уеннарында аеруча малайлар актив булды!

-Иң мөһиме балалар үзләренең сәламәтлеге, бары үзләренә генә бәйле икәнен белделәр, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Фотолар үзәк китапханәдән


Нет комментариев