Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге каршындагы «Пульс» актив пенсионерлар клубында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр башланды.
Бу дәресләр илебезнең барлык төбәкләрендә Россия Банкы тарафыннан үткәрелә. Дәресләр вебинарлар форматында уза. Дәресләрдә өлкән яшьтәгеләргә дөрес финанс карарларын ничек кабул итәргә һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр. Катнашучылар лекторга туры эфирда сораулар бирә алачаклар. Һәр дәреснең озынлыгы - 45 минут.
- Онлайн дәресләр форматы катнашучыларга төркемнәр белән тоташырга мөмкинлек бирә. “Пульс” төркеменә йөрүчеләр 25 кешелек төркемдә укырга карар кылдылар. Үзәк белгечләре белән онлайн дәресләргә йөрү өчен уңайлы көннәр һәм вакыт турында фикер алыштылар, сайтта теркәлделәр. Хәзер сәламәтләндерү гимнастикасыннан соң ук “Пульс” клубында финанс грамоталылыгы дәресләре башлана, - дип хәбәр итәләр “Радость” үзәгеннән.
Фотолар "Радость" үзәгеннән
Нет комментариев