Зәйлеләрне “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырабыз
Яңалыклар

Зәйлеләрне “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырабыз

Быел “Үлемсез полк” акциясенең форматы үзгәртелә.

Традицион йөреш булмый. Һәркем үз герое турында сөйләү өчен үзенә уңайлы булган ысулны сайлый ала: мәсәлән, ветеранның сурәтен автомобильгә, киемгә яки бейджикка урнаштырырга була, шулай ук социаль челтәрләрдә аватарларга да шушы фотоны куярга мөмкин.

“Зәй офыклары” газета редакциясе дә “Үлемсез полк” акциясе кысаларында зәйлеләрдән тыныч имин тормышыбыз өчен көрәшкән бабалары, тылда җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән әбиләре турында язмалар, фотолар көтеп кала. Без аларны газетабыз сайтында һәм газетабыз битләрендә бастырабыз. Язмаларны, фотоларны zayof@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә була. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.


Нет комментариев