Зәйдә хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерларны бүләкләделәр
Махсус хәрби операция зонасына ярдәм итүче активистлар, волонтерларга район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Дәүләт Советы депутаты Айдар Метшин Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Шәхси эшләре һәм мәшәкатьләрен читкә куеп көн саен махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче волонтерларны кичә “Энергетик” Мәдәният сараенда бүләкләделәр.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр берләшеп хәрбиләребезгә ярдәм итүгә алынды. Шәһәр һәм районда маскировка челтәрләре үрәләр, тиз пешә торган ашлар әзерлиләр, оекбашлар бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыюда актив эш алып баралар.
Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда, илтүдә керткән өлеше һәм хәрбиләрнең гаиләләренә булышлыгы өчен керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Валентин Атласов «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм оештыруда һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәткән өчен Василий Абрамов, Софья Зиннәтуллина, Людмила Маркелова, Татьяна Миронова, Резеда Пименова, Любовь Радченко, Николай Токрановка Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Азат Борһанов гаиләсендә дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев