Бүген - 14 майда Зәйнең «Энергия» стадионында «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре катнашында сәламәт яшәүне пропагандалауга багышланган чара үтте.
-Чара барышында балалар әти-әниләренә спорт турында шигырьләр сөйләделәр, "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" нормативларын үтәп, физик әзерлекләрен дә күрсәттеләр. Соңыннан аларга 2022 елда нормативларны үтәү буенча Бөтенроссия ГТО хәрәкәтеннән юлланган значоклар тапшырылды. Балалар алга таба да физик әзерлектә "алтын билгегә" лаек булырга вәгъдә бирделәр, - ди ГТО комплексын үтәтү буенча район бүлеге җитәкчесе Регина Волкова.
Регина Волкова фотосы
Нет комментариев