1-21 майда янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә 24 чакыру килгән.
Шуларның 2се янгын чыгу белән бәйле, 13 очракта ялган чакыру алынган, 3әр тапкыр кипкән үлән, чүп яну теркәлгән, 1 очракта камыш янган, 2 мәртәбә электр чыбыкларында кыска ялганыш булу сәбәпле янгын сүндерүчеләрне чакырганнар.
19 майда төнге сәгать 1 тулып 17 минутта 88нче янгын куркынычсызлыгы хезмәте частенә шәһәр бистәсендә ут чыгу турында шалтырату була. Биредә мунча яна, башка корылмаларга ут күчүгә юл куелмый, тән җәрәхәте алучылар юк.
15 майда көндезге сәгать 3ләр тирәсендә районның бер авылыннан ут чыгу турында хәбәр алына. Янгын кеше яшәми торган торак йортта чыга, ут камап алган урын 8 квадрат метр белән исәпләнә, янгын тиз арада сүндерелә.
Ике очрак буенча ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.
Фотолар янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән
Нет комментариев