Зәйдә ир хатынына тән җәрәхәтләре салган
Яңалыклар

Зәйдә ир хатынына тән җәрәхәтләре салган

Элегрәк ир шундый ук гамәле өчен өч мәртәбә административ җәзага тартылган булган инде.

Зәйдә яшәүче 39 яшьлек ир-ат хатынын кыйнаган.

“Моңа кадәр дә ул өч тапкыр “Кыйнау” маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылып, административ җәза алган”, - дип аңлатма бирәләр полиция хезмәткәрләре.
Күрәсең, административ җәзалар ир-атка тәэсир итмәгән һәм хәзер аңа карата җинаять эше ачылган.

Фото "Татар-информ"нан.


Нет комментариев