Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә чик сакчысы булып хезмәт иткән хатын-кыз яши

Зәебездә беренче карашка башкалардан аерылып тормаган гади генә бер хатын-кыз яши. Бары тик якыннары гына аның 19 яшендә хәрби һөнәр сайлавын, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп бүгенге көндә лаеклы ялда булуын белә.

Фотолар шәхси архивтан

Мәликә Джураевна Ломакина гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, Ватаныбыз чигендә чын хәрби мәктәпне узган.

Ул Таджикстанның Сталинабад шәһәрендә туган. Гаиләләре ишле була — җиде бала үсә, әтиләре иртә үлеп китә. Әлеге вакытта гаиләдәге иң кечкенә балага 7 яшь була. Бу кибетләрдә әйберләр талонга бирелә торган торгынлык еллары... Балаларын башкалардан ким-хур итмәү, тормышны бөтен итү өчен әниләренә ике-өч урында эшләргә туры килә. Әнисенә тормыш алып бару авыр булуын күргән Мәликә аны бик кызгана. Һәм аңа бер танышы кызга син армиягә хезмәт итәргә кит, дип тәкъдим итә.

— Бу чорда хатын-кызлар өчен хәрби һөнәрне сайлау, погоннар тагу оят кебек тоела иде. Шулай да әнигә бу хакта әйттем, ә ул, кызым, синең тормышың, үзең сайла, дип каршы килмәде, — дип искә ала Мәликә Джураевна.

Фотолар шәхси архивтан

Кечкенәдән үк хәрбиләр, сугыш турында кинолар карарга яраткан кыз 19 яшендә армия хезмәтенә китә. Ике ел хезмәтен Украинаның Одесса өлкәсендә үтеп, хәрби булып калырга карар кыла.

— Гүзәл, нәзберек зат булган хатын-кызга хәрби һөнәрне үзләштерү авыр булгандыр? — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

— Юк, әгәр дә бу синең һөнәрең икән һәм син тормышыңны шуңа багышларга уйлагансың икән, авыр түгел. Шунысын да әйтәсем килә, чик сакчылары гына түгел, башка хәрбиләр дә бер зур гаилә булып дус яши. Яки анда команда составы буенча аеру юк, командиры да, рядовые да — барысы да бер тигез, — дип җавап бирде ул.

Әмма илебезнең иксез-чиксез чиген саклау — мактаулы, шул ук вакытта куркыныч та гамәл. Мәликә Ломакинаны ил чигенең төрле урыннарында хезмәт итү күп нәрсәгә өйрәтә. Үзбәкстанның Фиргәнә шәһәрендә хезмәтен башлый. Аннан тагын Украинага күчерәләр. Ире дә хәрби була. "Кайнар нокта"ларда да хезмәт итәргә туры килә. Кабат Фиргәнәгә, аннан Дүшәнбегә күчерәләр. Бу әфган сугышы барган вакытлар.

— Иң кыены, иң авыры — кичә генә синең белән иңгә-иң куеп хезмәт иткән хезмәттәшләреңне югалту. Шундый очрак булды, ил чигенә очып киткән экипаждагы 7 кешенең берсе дә исән калмады. Бик авыр кабул ителә мондый очраклар, — ди Мәликә Джураевна.

Фотолар шәхси архивтан

Ул 30 елдан артык ил сакчысы-элемтәче булып төрле хәрби шәһәрчекләрдә хәрби бурычын үти. Хәрби хезмәт көчле ихтыярлы, физик яктан чыныккан егетләргә өчен генә дип уйларга күнеккәнбез. Ә монда хатын-кыз иңендә барлык ирләр дә күтәрә алмаслык шундый җаваплы хезмәт.

— Хезмәт иткән елларымны еш искә төшерәм. Таджикстаннан безнең гаскәрләрне чыгарганнан соң, язмыш безне илебезнең төрле почмаклары буйлап таратты. Без бүгенге көндә дә полкташ хезмәттәшләрем белән хәбәрләшеп торабыз. Соңгы очрашу Россия Герое, полковник Владимир Леонидович Письменный һәм подполковник Виктор Иванович Ефимов, аларның тормыш иптәшләре белән булды. Без барыбыз да хәрби хезмәтне бер частьтә уздык, шуңа күрә сөйләшер сүзләребез, искә алырлык хатирәләребез бик күп, — ди Мәликә Джураевна.

Мәликә Ломакина хәрби хезмәтен тутырып лаеклы ялга чыккач, моннан 11 ел элек Зәйгә күченеп кайткан. Ни өчен Зәйне сайлаган, дигән сорау туар күпләр дә. Чөнки биредә туганнарым, дусларым яши, ди ул. Хәрби хезмәттәшләре аның янына Зәйгә кунакка килергә тели. Бу очрашуны түземсезлек белән көтә Мәликә апа.

— Зәй — яшел, тыныч шәһәр. Җәяү генә бар шәһәрне әйләнеп чыгарга була, — ди ул.

Фотолар шәхси архивтан

Аның туган көне дә чик сакчылары көнендә — 28 майда. Быел беренче мәртәбә чик сакчылары көне уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында узган тантанага чыккан. 

— Район ветераннар советы Алексей Алексеев мине бу бәйрәмгә чакырды. Зәйдә чик сакчыларының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының бердәм, дус булуын күреп сокландым. Бу егетләр "кайнар нокталар"да хезмәт итеп тә, үзләрендә рух ныклыгын югалтмаган. Хәзер минем менә шундый дусларым күбәйде, шуңа бик сөенәм, — дип Зәй хәрби хәрәкәтләр ветераннарына рәхмәтен белдерде Мәликә Джураевна.

Ул үзе дә хәрби хәрәкәтләр ветераны. Бу турыда таныклыкны Зәйгә кайткач кына алган. Федераль иминлек хезмәте ветераны булып санала. Улы Василий да әти-әнисе юлыннан киткән — хәрби. Мәскәү өлкәсендә гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә Ватан сакчысы.

— Әгәр дә бүгенге көндә — 63 яшемдә дә ил сагына басарга мөмкинлек бирелсә, ике дә уйламый кабат хәрби хезмәткә китәр идем, — ди батыр ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев