Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә берәүнең фатирыннан 8 килограмм ит урлап чыкканнар

Узган атнада Зәйдә гараж, фатир басканнар, бакчадан коймалар урлаганнар.

5 апрельдә Зәйдә яшәүче 34 яшьлек ир-аттан район эчке эшләр бүлегенә гариза керә. Билгесез кешеләр аның гаражындагы йозагын кисеп кереп, эретеп ябыштыру аппараты, бензопычкы урлыйлар. Аңа 50 мең сумлык матди зыян килгән.

Шул ук көнне бүлеккә 64 яшьлек ир-ат та мөрәҗәгать итә. Аның фатирыннан ике телефон, электродрель, 8 килограмм ит, 5 мең сум акча алып чыкканнар.
Ә Зәйдә яшәүче бер хатын-кызның “Успех” ширкәтендәге бакчасыннан металл коймасын чәлдергәннәр.
“Әлеге урлашу очраклары буенча җинаять эше ачылды, эзләү-тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Фото редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев