Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм корпусын төзекләндерү эшләре тәмамлануга бара

Барлык эшләрне 1 августка тәмамларга планлаштыралар.

Хәбәр иткәнебезчә, Зәйдә ашыгыч медицина ярдәме бинасына капиталь ремонт ясала.

Узган шимбәдә төзелеш эшләренең барышы һәм сыйфаты белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов танышты. Аны район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Зоя Борисова озатып йөрде.

Айгөл Яруллина фотолары

Төзекләндерү эшләре «Татнефть» АҖ хәйрия фонды гранты хисабына алып барыла.

Капиталь ремонт эшләре 27 мартта башланды. Хәзерге вакытта эшләр соңгы этапка күчә. Бинаны реконструкцияләү буенча эшләр тулысынча тәмамланган. Фасад җылытылып, керамик гранит белән тышланган. Төсләр гаммасы буенча бина медицина шәһәрчеге концепциясенә уңышлы туры килә. Объектта пластик тәрәзәләр, гараж капкалары урнаштырылган. Төзүчеләр идәнгә плитәләр салалар, стеналарны буйыйлар, инженерлык коммуникацияләре үткәрәләр.

Җылытылган иркен гараж алты ашыгыч ярдәм машинасына исәпләнгән. Гараж боксыннан эчке ишек аша персоналлар өчен каралган бүлмәгә керергә мөмкин, анда йөртүчеләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен өч аерым ял һәм диспетчерлык бүлмәләре, өлкән фельдшер кабинеты уку бүлмәсе белән берләштерелгән, душ һәм ике санузел куелган.
Барлык эшләрне 1 августка тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев