Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй укучысы яшь программистлар конкурсында җиңү яулады

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Дай-5» яшь программистлар республика конкурсына йомгак ясалды.

Бәйгедә 700дән артык катнашучыдан 50 җиңүче билгеләнде. Шунысы сөенечле, алар арасында Зәй укучысы да бар. 7нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы һәм кече фәннәр академиясендә өстәмә шөгыльләнүче Максим Архипов бәйгедә җиңү яулады. Конкурста катнашучылар зур юл үтеп, күп яңалыклар белделәр һәм үз кушымталарын булдырдылар, кыйммәтле бүләкләр алдылар. Максим “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итү өчен путевка белән бүләкләнде.
Аның остазы “Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге - мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Руслан Романов.

Фотолар кече фәннәр академиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев