Зәй суды бер ир-атка карата элеккеге хатынының банк картасын урлаган өчен хөкем чыгарды
Яңалыклар

Зәй суды бер ир-атка карата элеккеге хатынының банк картасын урлаган өчен хөкем чыгарды

Мошенниклык гамәлләре кылучылар тарафыннан зыян күрүчеләр кызганыч, һәр көн саен диярлек булып тора.

Бу турыда эчке эшләр бүлегенең атналык хәбәрләрендә телгә алына, участок инспекторлары тарафыннан да кешеләргә аңлату эшләре алып бару чаралары еш оештырыла. Әмма тиз ышанучаннар һаман саен кырыгалдарлар кармагына төшә бара. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре телефон аша шалтыратып, төрле алдаулар уйлап чыгарып акча үзләштерүчеләрне эзләп табу шактый кыен, дип белдерәләр. Шунысы да бар «шома кырыгалдарлар үрнәгендә» районыбыз кешеләре тарафыннан алдау юлына басып, акча үзләштерүчеләр дә очраштыргалый. Мондый кырын эшләрнең нигезендә тәртипсез яшәү рәвеше алып бару да сер түгел. Читтән мошенниклык гамәлләре кылучылардан аермалы буларак, аларны полиция хезмәткәрләре тиз арада ачыклап тоткарлый.

Зәй шәһәр суды тарафыннан бу көннәрдә әнә шундый берәүгә хөкем карары чыгарылды. Әлеге ир-ат чит кешенең банк картасын урлап, акча үзләштергән.

Суд материалларына караганда әлеге җинаять эше агымдагы елның гыйнарь аенда кылынган. Әлеге ир-ат бер хатын-кыз белән шәһәрдәге бер фатирны тәүлеклек арендага алып, алар биредә спиртлы эчемлекләр куллана. Хатын-кыз йоклап киткәч, ир-ат аның банк картасын алып чыгып китә.
Зыян күрүче хатын-кыз судка мондый аңлатма бирә:

«Без элек бу ир-егет белән бергә яшәдек, безнең уртак балаларыбыз бар. Әмма хәзерге вакытта мин икенче ирдә кияүдә. Фатирны без бергәләп арендага алдык та спиртлы эчемлек кулландык, мин шуннан соң йоклап киткәнмен. Ә иремнең телефоныма шалтыратуына уянып киттем. Ул миңа аның исеменә алынган банк картасыннан 30 мең сум акча алулары турында СМС хәбәр килде, диде. Миндә ирем исеменә алынган банк картасы иде. Эзли башлагач, картаның юкка чыгуын аңладым, арендалаган фатирда мин уянганда бер кеше дә юк иде».

Ә банк картасын алып чыгып киткән ир-ат банкоматтан барып 30 мең сум акча алуын, шул акчага спиртлы эчемлекләр юнәлтүен, ә банк картасын ташлавын әйтә.

Тикшерү эшләре алып бару процессында хатын-кызның ире белән бергә айлык кереме 50 мең сум тәшкил итүе, аларның кечкенә балалары булуы ачыклана. Шул рәвешле, суд әлеге гаиләгә зур матди зыян килүен билгели. Ә банк картасын урлаучы ир-ат үз гаебен тулысы белән танысада, аның бу гамәлләрне исерек килеш кылуы сәбәпле, суд аңа карата йомшартылган карар чыгаруны хуп күрми. Гаепләнүче наркологта да, психиатрда да исәптә тормый.

Нәтиҗәдә суд карары буенча ир-атка, зыян күрүчегә 30900 сум материал зыянны кайтарырга, адвокат эше өчен 11492 сумны федераль бюджет хисабына түләргә туры киләчәк. Ул эшкә сәләтле ир-ат буларак бу бурычларны түли ала, дип исәпләнә. Ир-ат аларны түләргә ризалык белдерә.

Суд Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158нче маддәсе 3нче бүлеге «г» пункты буенча ир-атны ике елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара. Ә РФ Җинаять Кодексының 73нче маддәсенә нигезләнеп, әлеге җәза ике елга шартлы хөкем карарына үзгәртелә. Бу срок дәвамында ул эшләргә, махсус органнарга хәбәр итми торып яшәү урынын үзгәртмәскә, кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр яшәү урыннан чыкмаска тиеш (әгәрдә, бу хезмәт белән бәйле булмаса).

Бу очракта, мондый күңелсез хәлләргә очрамас өчен тәртипсез яшәү рәвеше алып бармау да бик мөһим. Алкоголь куллану, тәртипсез тормыш юньлегә илтми.


Нет комментариев