Зәй районы территориясендәге шәһәр яны балалар ял лагерьларында икенче сменада эш башланды.
-Өч лагерьга да юлламалар җәй башында ук алынып бетте,- ди район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева.

Икенче сменада ял итү өчен “Ялта-Зәй”гә – 298, “Факел”га – 230, “Йолдызлык” муниципаль лагерена 131 бала килгән. Һәр ял үзәгендә дә төп тәрбия темасы патриотик рух белән сугарыла, программалар илдәге Ватанны саклаучылар елына багышлап төзелгән.
автор фотолары.
Нет комментариев