“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында мобилизациягә алынган егетләрнең тормыш иптәшләрен һәм әниләрен 8 Март бәйрәме белән тәбрик иттеләр.
Зәй автомобиль юллары идарәсе предприятиедән мобилизациягә алынган егетләргә беренче көннәрдән ярдәм итеп, аларның гаиләләре, әти-әниләре белән элемтәдә торалар.
7 мартта алар махсус хәрби операциядә булган егетләрнең тормыш иптәшләрен, әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, батыр уллар үстергән әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр, гаиләләргә сабырлык, сәламәтлек теләделәр. Профсоюз комитеты рәисе Гүзәлия Попова гаиләләр белән очрашып, аларның хәл-әхвәлен белеште һәм предприятие исеменнән бүләкләр тапшырды.
-Предприятие алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итә. Әти-әниләр, гаиләләр белән тыгыз элемтә булдырылды, алар теләсә кайсы вакытта безгә мөрәҗәгать итә алалар, ярдәм итәргә тырышабыз, - ди предприятие җитәкчесе Фидаил Хәернасов.
Фото предприятиедән.
Нет комментариев