Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Зәй офыклары”н бүләк итеп яздыручы эшмәкәр - редакциябездә кунакта

Районыбыз эшмәкәре Рәйхан Миназиевка “Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Феофанова “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хатын тапшырды.

Апрель ае башлану белән газетабызга агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясе дә старт алды. Бу ай изге Рамазан ае белән туры килү сәбәпле, без инде газетаны хәйрия шартларында яздырып бүләк итүне оештыруны да башлап җибәрдек. Шундый мәрхәмәтле затларыбызның берсе - районыбыз эшмәкәре Рәйхан Миназиев бу көннәрдә редакциябездә шатлыклы вакыйга уңаеннан кунакта булды. Аңа “Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Феофанова “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хатын тапшырды.

Рәйхан Хуҗаҗанович инде дистә елга якын “Зәй офыклары” газетасын шәһәребездәге мәчетләргә күпләп яздыра. Биредә аның бүләген өлкән яшьтәгеләр, мәчеткә намазга йөрүче зәйлеләр атна саен җомга көннәрендә көтеп ала. Район яңалыклары, зәйлеләр турындагы язмаларны татар телендә уку мөмкинлеге биргән өчен аңа күпләр рәхмәтле.

- Хөрмәтле Рәйхан Хуҗаҗанович, сез без үткәрә торган хәйрия акцияләрендә һәрчак актив катнашып киләсез. Район газеталарының тугры укучысы булуыгыз өчен дә без сезгә рәхмәтле. Һәрчак шулай бер агымда, бер-беребез белән дустанә хезмәттәшлек итәргә язсын. “Татмедиа” АҖ җитәкчелеге газеталарны хәйрия шартларында яздырып бүләк итүчеләргә тирән хөрмәтле, - диде Гөлнара Феофанова. Һәм ул аңа “Татмедиа” АҖ эмблемасы төшкән блокнот, ручка, “Казан утлары” журналы нәшриятында басылган китапны бүләк итте.

- Һәркем районда булган хәлләр турында реаль язмалар аша танышып барырга тиеш дип исәплим. Шуңа күрә социаль яктан мөмкинлекләре чикле булганнарга район басмаларын яздыруда теләп ярдәм итәм. Гомумән, эшмәкәрлек эшчәнлеген башлагач, ныклап аякка бассам, хәйрия чараларында катнашырмын, ярдәм кирәкләргә булышырмын, дип күңелемә киртләп куйган идем. Шуңа да бик теләп бу эшне алып барам, - ди “Керамзит” ҖЧШ директоры Рәйхан Миназиев.

Газеталарга язылу кампаниясендә актив хәйрия ярдәме күрсәтүче тагын ике шәһәрдәшебез - Фидаил Хәернасов (автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы директоры), Владимир Ревин (каратэ-киокусинкай спорт оешмасы тренеры) “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хатларын алачак.

Мәрхәмәтле гамәлләргә кушылыгыз, дуслар!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев