Зәй музыка мәктәбендә флейтаның искиткеч язгы моңнары яңгырады
Яңалыклар

Зәй музыка мәктәбендә флейтаның искиткеч язгы моңнары яңгырады

13 мартта Зәй балалар музыка мәктәбендә флейта классы укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы сәнгать көллиятенең “Тынлы оркестр һәм удар инструментлар» бүлеге мөдире Елена Плюснинаның “Флейтаның сөйкемле тавышы” мастер-классы һәм концерты үтте.

Концертта 7нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Аделина Мусина, Чаллы көллиятенең 4 курс студенты Анна Харитонова, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Диана Харитонова чыгыш ясады. Флейта тавышлары, чыннан да, тамашачыларны сокландырды, концерт бер сулышта узды. 

-Без яшь музыкантларга, педагогка  рәхмәтле, алар безгә чын сәнгать бәйрәме бүләк иттеләр һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез, - ди музыка мәктәбе директоры Дина Коронова.

Фото музыка мәктәбеннән.
 


Нет комментариев