Зәй кызы спортны үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде
Кичә Казанда Татарстан Республикасы волейбол Федерациясе эшчәнлеге буенча хисап конференциясе үтте.
Анда спортның бу төрен үстерүгә өлеш кертүчеләр аерым хөрмәтләнде. Алар арасында районыбызның “Барс” спорт мәктәбе директоры вазифасын башкаручы Наталья Шаповаленконың булуы зәйлеләр өчен аерым мәгънәгә ия. Наталья Владимировна “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев