Зәй китапханәчеләре гаилә көне турында сөйләде
Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре гаилә көне турында сөйләде

Зәй үзәк китапханәсендә Халыкара гаилә көне якынлашу уңаеннан “Бергә без – тату гаилә!” исемле чара үткәрелде.

Анда “Радость” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәтләр алучы балалар чакырылган иде. Биредә гаилә кыйммәтләре, традицияләр турында сөйләштеләр. Укучыларга видеороликлар күрсәтелде, танып белү уеннары үткәрелде. Чара азагында балалар үзләре ясаган кирпечләрдән бәхетле гаилә йортын төзеделәр.
Фотолар китапханәдән. 


Нет комментариев