24 майда район янгын күзәтчелеге бүлеге һәм 88нче янгын сүндерү часте инспекторлары “Миләшкәй” балалар бакчасы балалары белән Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара уздырды.
Ул балалар иминлеген тәэмин итүгә багышланды.
“Чара барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә, тәрбиячеләр һәм персонал белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде. Аннары янгын сүндерү техникасы, капюшон тибындагы шәхси саклану чаралары күрсәтелде. Балалар кызыксынып янгын сүндерү техникасын карадылар, янгын сүндерүче һөнәре турында белделәр. Һәр баланың янгын сүндерү машинасын эчтән карарга мөмкинлеге бар иде”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Шулай ук балалар һәм хезмәткәрләрне янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр булган очракта эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Янгын чыккан очракта кешеләрне бинадан ашыгыч рәвештә эвакуацияләү мөһим. Кеше тормышы персоналның әзерлегенә һәм эвакуация вакытында аларның дөрес гамәлләренә бәйле.
“Эвакуация - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Укыту эвакуациясенең иң төп нәтиҗәсе – балаларның, персоналның янгын сигнализациясе тревогасына оператив реакциясе, бу реаль янгын шартларында бик мөһим. Үткәрелгән эвакуация буенча шундый нәтиҗә ясарга була: “Миләшкәй” бакчасында куелган бурычны төгәл үтәделәр”, - ди Лилия Писарева.
Шуны исегездә тотыгыз! Янгын турында вакытында хәбәр итү һәм кичекмәстән эвакуацияләү гадәттән тыш хәл вакытында йөзләгән кешенең гомерен саклап кала ала.
Балаларны, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Нет комментариев