Зәй яшьләренә ГТО билгеләре тапшырылды
Яңалыклар

Зәй яшьләренә ГТО билгеләре тапшырылды

Зәй мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өлгергәнлек аттестатлары белән бергә «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенроссия хәрәкәте нормативларын үтәү буенча төрле дәрәҗәдәге билгеләргә ия булдылар.

Чыгарылыш кичәләрендә ГТО билгеләрен күпчелек яшьләр алды.

— Елдан-ел өлгергәнлек аттестатлары белән бергә ГТО нормативларын үтәү билгеләрен дә тапшыру активрак төс ала. Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруга йөз тотулары куанычлы күренеш. Без даими төстә нормативлар тапшыру буенча бәйгеләр, фестивальләр оештырып торабыз, аларда яшь буын актив катнаша. Әлбәттә, дәүләт тарафыннан да бу юнәлешкә җитди игътибар бирелү зур роль уйный. Алтын билге ияләре югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар ала, — ди «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенроссия хәрәкәтенең Зәй район буенча җаваплысы Регина Волкова.


Нет комментариев