Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй Яңа елны каршы алырга җыена

Тагын бер ел артта калып бара. 2023 елны – Куян елын каршыларга җыенабыз. Иске елны озату, Яңа елны каршылау белән бәйле Зәйдә күптөрле чаралар узачак.

24 декабрьдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Ул көндезге сәгать 3тә “Яңа ел каруселы“ спорт-күңел ачу программасы белән башланып китә. Ә сәгать 4тә зәйлеләр игътибарына “Әгәр могҗизаларга ышансаң” театральләштергән тамашасы тәкъдим ителә. Аннан соң безнең район территориясендә 88.8 FM ешлыгында эфирга чыга башлаган “Күңел” радиосы үзенчәлекле программага чакыра. 
 
Шулай ук 24 декабрьдә кичке сәгать 5тә Иске Зәй бистәсендә “Әкияти Яңа ел” тамашасы булачак. 
 
Бәйрәм чараларына рәхим итегез!

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев