Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй балалары политехник көллияткә экскурсиягә барды

Язгы каникуллар вакытында “Радость” үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларга һөнәри юнәлеш бирү максатында Зәй политехника көллиятенә экскурсия оештырылды.

Балаларны политехник көллият директоры урынбасары Ләйсән Миңнехуҗина каршы алып, сыйныфлар, аудиторияләр, заллар белән таныштырды. Ул студентларның грантларда һәм конкурсларда, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында уңышлары турында сөйләде, иҗади түгәрәкләр белән таныштырды һәм колледжда укуның өстенлекләрен билгеләде. Педагоглар экскурсиягә килүче балаларга булачак һөнәрне сайлаганда нинди юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклеге, хезмәт базарында ихтыяҗ булган белгечлекләр турында сөйләделәр.

“Аннан укучыларны көллияттәге техника - машиналар, тракторлар, комбайннар белән таныштырдылар. Кондитер цехы аларга аеруча ошады. Ахырда балаларны тәмле студент ашлары белән сыйладылар”, - ди социаль эш буенча белгеч Елена Ибатуллина.

Фотолар "Радость" үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев