Зәй аграрийлары язгы чәчүне төзек, куәтле техникалар белән каршылый
Яңалыклар

Зәй аграрийлары язгы чәчүне төзек, куәтле техникалар белән каршылый

Зәй аграрийлары, һава торышының яхшы торуыннан файдаланып, язгы кыр эшләрен тулы куәтенә алып бара.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә республика, холдинг компаниясе белгечләре, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләреннән торган зур комиссия агрофирмаларның машина-трактор паркларында булып, язгы чәчүгә техника, агрегатларның әзерлеген карап бәяләде. Агымдагы елда яз иртә килеп, язгы кыр эшләрен иртә стадиядә башлау мөмкинлеге бирде. Барлык культураларны да вакытында чәчеп, вакытында урып, амбарларыбызны икмәк белән тутыруга район аграрийлары тулысынча әзер. Быел да, башка еллардагы кебек үк, язгы кыр эшләрендә 300гә якын трактор эшләячәк, шуларның 55е - куәтле заманча, яңа техника. Агымдагы елда шикәр чөгендерен чәчүне тәүге тапкыр 24 рәтле чәчү агрегаты белән башкару күздә тотыла, ди белгечләр. Шулай ук сервис ярдәме күрсәтү бригадалары 6га артык булачак, бу исә ватылган техниканы урында ук тиз арада эретеп ябыштыру, башка төзекләндерү эшләрен башкаруга мөмкинлек бирәчәк дигән сүз.

Быел да, гадәттәгечә, барлыгы 70 мең гектарга якын мәйдәнда бөртеклеләр игү күздә тотыла.

- Авыл хуҗалыгын техникасын төзекләндерү оешмалары, механизаторларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең барлык агрегатлар да чәчү эшләренә зур әзерлек белән килделәр. Инвесторыбыз Илшат Фәрдиевка зур рәхмәт, техниканы төзекләндерү өчен запас частьләр юллауда, яңа техникалар юнәлтүдә җитди эш алып барылды. Бүген безнең барлык агрофирмалар да ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән. Менә бүген без махсус комиссия белән берлектә районыбызның сигез ноктасында булып, агротехниканың әзерлеген карадык, механизаторларыбыз белән аралаштык. Билгеле булганча, март уртасыннан ук күпъеллык үләннәргә, уҗымнарга минераль ашламалар кертә башлаган идек, ул эш төгәлләнү алдында, ә инде 31 марттан механизаторларыбыз дым каплату эшенә кереште, хәзер басуларыбызда 50дән артык агрегат эшли. Кайда басу әзер шунда чәчүгә дә керешәбез. Быел безнең көзге бодай артыграк чәчелде, ул 17,5 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Бу исә язгы чәчү мәйданнары бераз кимрәк була дигән сүз. Шикәр чөгендере 9 мең гектар мәйданда чәчеләчәк. Шулай ук быел арпа мәйданнарын бераз киметеп, язгы бодайны арттыру күздә тотыла, рапс, көнбагыш мәйданнары арта. Техника төзек, механизаторларыбыз белән тәэмин ителеш җитәрлек. Әгәр дә эшче көчләр җитмәсә, үзебезнең политехник колледждан егетләрне чәчү эшләренә кушарга мөмкинлегебез бар. 18 егет моңа әзер инде. Холдинг тарафыннан барлык язгы чәчү эшләрендә катнашучыларга хезмәт хакын 25 процентка арттыру каралды. Шулай ук хезмәткә бәя эш стажына карап та арттырыла. Ә инде язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча матур традицияне дәвам итеп, без Сабантуенда 250-300 механизаторны бүләкләргә исәплибез. Иң мөһиме - аграрийларыбызның кәефләре яхшы булсын, җиң сызганып эшләп, хезмәт әҗерен тоярга язсын, - диде Разиф Кәримов.

Зәй аграрийларының чәчү эшләренә әзерлеген республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан җибәрелгән Казан аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин да югары бәяләде.

- Зәйлеләр үсемлекчелектә, иген үстерүдә республикада һәрчак алдынгы, быел да сынатмассыз дип ышанабыз. Безнең иң төп байлыгыбыз – кешеләр, эш барышында исән-имин, барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәп хезмәт итегез. Техниканың әзерлеге буенча сезгә тел-теш тидерерлек түгел, бар да тәртиптә, монысы өчен зур рәхмәт, чөнки кайбер районнарда әле авырлыклар бар. Мул уңыш нигезен, язның бер көне ел туйдыра, дигән халык мәкален истә тотып нәтиҗәле башкарыгыз. Эшегез тиз дә, сыйфатлы да булсын. Хәерле сәгатьтә! - диде ул.

 

Техника әзерлеге буенча:

“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе  - I;

“Союз-Агро”ҖЧШнең Гулькин авылындагы бүлекчәсе – II;

“Восток” агрофирмасының “Баграж” һәм

“Зәй” агрофирмасының “Аксар” бүлекчәләре – III урында.

Автор фотолары


Нет комментариев